Сегодня: 27.04.2024
6+
Регистрация
Вход на сайт


Главная » Методическая копилка » Блоги


Класстан тыш уку

СКАЧАТЬ (37.7 Kb) 26.10.2021, 22:44
Романова Равиля Аглиевна
учитель, МБОУ "Нусинская ООШ"
1.Укытучы: Романова Равилә Аглиевна
2.Класс: 4
3.Дата: 2021ел
4.Предмет: туган телдә әдәби уку.
5.Дәрес темасы : «Фәнис Яруллин – шагыйрь, әкиятләр, хикәяләр һәм пьесалар язучы».
6.Дәреснең өйрәнелә торган темада роле: класстан тыш уку дәресе.
7.Дәрес максаты:

Шәхси универсаль уку эшчәнлеген үстерү:
Уку материалының социаль,практик,шәхси әһәмиятен аңлау өчен шартлар тудыру
Укучыларга күмәк эшчәнлекнең кыйммәтен аңларга ярдәм итү

Танып-белү универсаль уку эшчәнлеген үстерү:
Укучыларның текстны анализлый белүләре өчен шартлар тудыру;
Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗатын өйрәнүгә кызыксыну тудыру;
Дәрестә һәм класстан тыш уку барышында укыган яки ишеткән буенча төп фикерне аерып ала белүләренә ирешү;
Эзләнү эше буенча төшенчәләрне аерырга өйрәнү;
Танып-белүнең фәнни методы буларак укучыларда күзәтә белү сыйфатларын үстерү;
Укучыларның проблеманы билгеләү,аны чишү юлларын тәкъдим итүләре өчен шартлар тудыру;

Көйләгеч универсаль уку эшчәнлеген үстерү:
Укучыларны төрле информация чыганаклары белән эшләргә өйрәтү;
(классташларның чыгышлары, укытучы сөйләве)
 Укучыларда үз алдына максат куеп эшләү,эшчәнлекне планлаштыру күнекмәләрен үстерү;
Үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, үз-үзеңә бәя бирү, үз хаталарыңны табып,төзәтә белү күнекмәләрен үстерү;

Коммуникатив универсаль уку эшчәнлеген үстерү:
Укучыларның аралашу күнекмәләрен үстерү
монологик һәм диалогик сөйләм үстерү;
Предмет нәтиҗәләре
Укучыларга Фәнис Яруллинның шәхесен шагыйрь,язучы,балалар язучысы буларак күз алдына китерергә ярдәм итү;
Яңа теманы өйрәнгәндә укучылар һәм укытучы эшчәнлеген оештыру;
Укучыларның алган белемнәрен дәрестә оештырылган төрле ситуацияләрдә куллана алуларына ирешү;
Теманы өйрәнү кысаларында гомумиләштерү һәм белемнәрне системалаштыру буенча эшчәнлеген оештыру;
Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләүне оештыру;
Укучыларның белемнәрендәге хаталарны төзәтүне оештыру;

8.Дәрес тибы: катнаш
9.Эш төре: группада эшләү, фронталь эш.
10.Методлар: сүзле, өлешчә-эзләнүле, эзләнү-тикшерү эшчәнлеге элементларын кулланып аңлату—иллюстратив;
11. Ресурслар:
Персональ компьютер, экран, интерактив такта
Мультимедияле презентация «Фәнис Яруллин»,
Фәнис Яруллин китаплары күргәзмәсе.

Дәрес барышы
Музыка ишетелә
“Кеше китә – җыры кала, диләр,
Бер җыр калсын әле бездән дә.
Ул җыр җанга шатлык булып керсен,
Кояш булып кунсын йөзләргә”
Балалар 2 группага бүленеп утыралар. (Ф.Яруллин) (Эпиграф)

1. Оештыру өлеше. Психологик уңай халәт тудыру. Мотивация.
Исәнмесез,балалар!Әйдәгез,дәресебезне шигъри юллар белән башлап җибәрик:
(Хәрәкәтләр белән яраштырып)
“Әй яңа көн,яңа көн,
Син исәнме? Мин исән!
Кояш – исән, Ай – исән -
Мин сөенәм син килсәң.

Җир исән дә, ил исән,
Анам биргән тел исән.
Җир өстендә гөл булып
Ай үсәсен көн үсәм.
Үсәм!”
-Бу шигъри юллар авторы кем?
(Фәнис Яруллин)
1слайд
2. Яңа белемнәр Белемнәр һәм кабатлау системасына керү

- Укучылар,сез бу кешене таныйсызмы? Бу кем?
-Фәнис Яруллин.
- Сез аның турында нәрсәләр беләсез?(Ул шигырьләр,хикәяләр,повестьлар,пьесалар язучы,балалар язучысы...)Әле генә ишеткән көй кайсы җырныкы?
(Сез иң гүзәл кеше икәнсез)Ул җырның сүзләрен кем язган? Җыр кемнәргә багышланган?
-Укытучыларга.
Укытучы балаларның җавапларын гомумиләштерә:
,,Ул шундый матур-матур җырлар,тирән эчтәлекле шигырьләр иҗат итүче, корыч ихтыярлы шагыйрь,язучы,драматург Фәнис Яруллин "

-Кем ул драматург?

2слайд
Укучы:
Драматург – драма әсәрләре (пьесалар) иҗат итүче автор.Драма әсәрләрен сәхнәләштерү бик уңай.

3. Уку мәсьәләсен кую. (Дәрес темасына кереш).
--Бүген без эзләнүчеләр ролендә булырбыз. Нәрсә ул –эзләнү?

3слайд
Эзләнү ул –яңа фәнни ачыш, яки фәнни гипотезаны раслау яисә кире кагу.Безнең эзләнүле эшнең гипотезасы дәрес темасы белән туры килә.Дәреснең темасын укыйк әле:
4слайд
«Фәнис Яруллин – шагыйрь, әкиятләр, хикәяләр һәм пьесалар язучы»
.Бу чыннан да шулаймы –без хәзер сезнең белән бергәләшеп моны расларга тиешбез.
Тыңлап, укып, өйрәнеп, күзәтеп без “Эзләнүле эш”битен тутырырбыз. Кирәкле
мәгълүматны ишетү белән,сез аны тиешле урынга язып куярсыз. Дәрес ахырында безнең эзләнүле эшнең нәтиҗәләре белән танышырбыз.

Балалар укыйлар :Эзләнүнең максаты - “Фәнис Яруллинның күпкырлы талант иясе булуын раслау”.
Бурычлар:1.Тема буенча материалны өйрәнү.
2. Фәнис Яруллинның кайбер әсәрләрен өйрәнү, авторның безгә нинди әхлак дәресләре бирүен эзләп табу.
3.Язучының биографиясенең төрле этаплары аның иҗатына ничек тәэсир итүен билгеләү.
4. Алган белемнәрне гомумиләштерү..
3.1.Авырлыктан чыгу юллары (яңа белемнәрне ачу)

- Сезнең алдыгызда «Эзләнүле эш» битләре ята. Без кирәкле мәгълүматны каян алырбыз?
Балалар җаваплары:
(- Белгәннәрне искә төшерербез.)
(Ф.Яруллинның шигырь, хикәяләреннән, иптәшләребезнең чыгышларын тыңларбыз)

4. Яңа белемнәр ачу.
4.1 Кабатлау этабы
1. Әйдәгез,искә төшерик,без нинди әсәрләр белән таныш?
-Без Фәнис Яруллинның әкиятләрен беләбез.
-Әйтегез әле,балалар,бу әйберләр кайсы әкияттән килгән?Автор безне нәрсәгә өйрәтә?Кайсы әйбер артык?
-“Зәңгәр күлдә ай коена”әкиятеннән ай килгән.
-Ярдәмчел бул!
-“Кояштагы тап”әкиятеннән Кояш килгән.
-Әниләрне кадерлә!
-Бу-“Кызыл калфак”әкиятендәге кызның кызыл калфагы.Ул монда ялгыш кына эләккән.Чөнки ул Шарль Перро әкиятеннән.Бу-артык әйбер.
Нинди нәтиҗә ясыйбыз?
5слайд
-Ярдәмчел бул!
-Әниләрне кадерлә!

Укытучы: Ф.Яруллин балаларны бик яраткан,оста Әкиятче,Тәрбияче булган.

4.2 Белемнәр белән алмашу этабы
1)Такта янына ..... чыга.
– Мин сезне “Фәнис Яруллинның балалык тормышы белән таныштырам .
Фәнис Яруллин 1938нче елда Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туа.
Туган ягында урта белем ала. Фәнис шат күңелле, телгә оста була. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза,тик беркемгә дә күрсәтми.Әтиләре сугышта һәлак була. 6 баланы әнисе берьялгызы үстерә. Тормышлары авыр була.
2) )Такта янына ..... чыга.
– Мин сезне “Фәнис Яруллинның иҗаты белән таныштырам .
Әнисенә булышырга теләп,Фәнис Яруллин монтёр булып эшли башлый.
Армия сафларына китә. Спорт күнегүләре вакытында егылып имгәнә. Хәзер ул аягына басып йөри алмый. Озак еллар урын өстендә ятарга туры килә .
Ләкин Фәнис Яруллин батыр була. Ул бирешми. Югары белем ала. Язучы булып эшли башлый. Дәрәҗәле исемнәргә лаек була.Аның язган әсәрләрен халык бик яратып укый.
- (Укытучы презентация файлларын күрсәтә.)
- Ә сез кирәкле мәгълүматны язып барыгыз( )

–Укучылар,шигырьләрне сәнгатьле итеп укыгыз.
3)…..Мин Фәнис Яруллинның «Туган ягы кирәк кешегә» шигырен укыйм.

Читтә йөргән чакта, сагындырып, 
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, -
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.

- Автор нинди булырга өнди?
-Туган якны кадерлә!

4)Мин «Болай барса» шигырен укыйм.
.
Чүп-чар савытында
Актарына бер карт.
Һәрбер чүпне карый
Әйләндереп кат-кат.

Һәркөн килә бу карт,
Һәркөн актарына.
Болай барса дөнья
Чүплек җитми башлар
Илнең картларына

-Автор нинди булырга өнди?

(-Олыларны кадерлә!)
Укытучы:
Әйе,.бәхетле илдә генә картлар да бәхетле була.

5) Мин туган ил турында шигырьне укыйм.
«Алга барыр идек,бәлки,
Россиябез юлсыз.
Юллар салыр идек, бәлки,
Россиябез кулсыз.

Урлашабыз. Бөтен байлык
Юкка чыга эзсез.
Карар идек, күрер идек,
Без бит хәзер күзсез.

Хак сүзләрне ишетү юк-
Россиябез чукрак.
Колак аппараты өчен
Кесә ягы бушрак.

- Автор нинди булырга өнди?

- Намуслы бул!

6) Мин «Кеше кадере булмаган илдә» шигырен укыйм

Табынырлар малга
Табынырлар данга.
Мал хуҗа булыр
Һәр мескен җанга -.
Кеше кадере
Булмаган илдә

Ашлар таш булыр,
Йодрык баш булыр.
Ипи уңып та
Күпләр ач булыр –
Кеше кадере
Булмаган илдә.

-Автор нинди булырга өнди?
-Илдәге һәр кеше кадерле булсын!

7) «Каргалар күтәреп китәр»

Ничә гасыр баш өстендә
Козгыннар һәм каргалар
Өер-өер очып йөри
Каркылдашып «кар да кар!»

Көтеп йөри алар безнең
Телсез калуыбызны,
Карга өереннән куркып
Өнсез калуыбызны.

Телсез калгач,алар бик тиз
Күтәрерләр-китәрләр.
Аннары безне дә шулай
Кара карга итәрләр.

Автор нинди булырга өнди?
-Туган телне онытма!!!

8) Укучы:

Табигать ул үзен яклый алмый,
Үч тә ала алмый кешедән.
Ул бары тик рәнҗи генә ала,
Куркыйк шушы рәнҗеш төшүдән.

Рәнҗемәсен безгә очар кошлар,
Рәнҗемәсен күлләр,урманнар.
Рәнҗемәсен кояш, җир һәм күкләр,
Рәнҗемәсен безгә ал таңнар.

-Автор нинди булырга өнди?
-Мәрхәмәтле бул!

Укытучы :
Фәнис Яруллин әнисен бик яраткан.

“Әни,сине нинди җилләр екты?
Хәер,моны нигә сорашам?
Җиңелрәк яшәр идең,бәлки,
Зарлар түгеп,ешрак еласаң..”

Әти-әнисен бик юксынган:

“Бәлки мине әнием эзлидер,
Бәлки мине әтием эзлидер.
-Әтием!-мин монда,
-Әнием!-мин монда.
Каты тимер караватымда.”

Тормышында терәк булган булган тормыш иптәше Нурсиягә ул иң матур шигырьләрен багышлаган.

4.3 Беренчел истә калдыру нәтиҗәләрен исәпкә алу
- “Эзләнүле эш”битендәге 9нчы пунктка игътибар итегез.
Индивидуаль рефлексия ФИЗМИНУТКА.
Хәзер мин 9 нчы пункттагы сүзләрне әйтермен,әгәр бу сүзләр Ф.Яруллинга туры килә икән-кулларыгызны өскә күтәрегез һәм кул чабыгыз,әгәр туры килмәсә – чүгәләгез.Башладык
Батыр, түземле, нык ихтыярлы, белемгә омтылучан,сәяхәт итәргә яраткан, шаян, тырыш, кыюсыз,туры сүзле
4.4. Мәгълүмат алмашу этабы
Группада эш

1нче группа
“Без-артистлар- Укытучы –Убырлы ролендә,1нче группадагы укучылар Убырлы хәрәкәтләрен дөрес итеп кабатлыйлар – “Пантомимо”. Артистлар, рольләрегездәге образны ачарга тырышырсыз.2нче группа- сез режиссёрлар ролендә.
Укытучы яки сәләтле укучы (Убырлы)
Уң якка да янтайдым
Сул якка да янтайдым.
Баралмыйм да,таралмыйм да –
Картайдым шул,картайдым!
Их!
Шәп чакларым бар иде,
Карурманнар тар иде.
Мине күргән җен-пәринең
Ике күзе шар иде!
-Режиссёрлар,сезгә чыгыш ошадымы?

2нче группа
1кыз - Йокыбану ролендә
2кыз - Җилбикә ролендә.
1нче группа сез режиссёрлар ролендә
Кызлар чыгыш ясый
Йокыбану. Убырлы!Безнең ашыйсыбыз килә!
(Аяклары белән идәнне тыпырдата)
Җилбикә.Ачка үлсәк ашыңны кем ашар?
Йокыбану.Кая минем олы кашыгым?
Җилбикә.Кая минем тирән табагым?Менә монда чыгарып куй!
(Өстәл уртасына кулы белән суга)
Икесе дә кулларын сузып,кычкырып җибәрәләр:
- У-у,Убырлы!
-Режиссёрлар,сезгә чыгыш ошадымы?

5.Рефлексия
1) Ә хәзер безнең эзләнүле эш нәтиҗәләребез белән танышабыз.
8 , 9 нчы сораулар буенча фикер алышу.
11нче сорауга биргән җавабыгызны укыгыз.
Ахырдагы фразаны укыгыз. (укыйлар)
слайд
«Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән.Көчле рухлылар гына максатларына ирешәләр.Түземлеләр генә бәхеткә лаек»

Укытучы:-Фәнис Яруллинның ТОРМЫШЫ үзе безнең өчен БАТЫРЛЫК үрнәге булып тора.
Дәрескә тырышып хәзерләнеп,актив катнашуыгыз өчен рәхмәт.

(үрнәк эш)
1.Розаның дәрестәге хезмәтен ничек бәялибез?
“5”ле билгесенә
2.Әнвәрнең хезмәтенә?
“5”
3.Риназга?
“4”
4.Дилиягә?
“5”
5.А.Раилгә?
“4”
6.Г.Раилгә?
4
7.Илмирга?
4
8.Ильязга?
4
Артистлар,рольгә кереп уйнавыгыз өчен сезгә гонорар тапшырыла.

1)– Мин сезне “Фәнис Яруллинның балалык тормышы белән таныштырам .
Фәнис Яруллин 1938нче елда Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туа.
Туган ягында урта белем ала. Фәнис шат күңелле, телгә оста була. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза,тик беркемгә дә күрсәтми.Әтиләре сугышта һәлак була. 6 баланы әнисе берьялгызы үстерә. Тормышлары авыр була.

2) – Мин сезне “Фәнис Яруллинның иҗаты белән таныштырам .
Әнисенә булышырга теләп,Фәнис Яруллин монтёр булып эшли башлый.
Армия сафларына китә. Спорт күнегүләре вакытында егылып имгәнә. Хәзер ул аягына басып йөри алмый. Озак еллар урын өстендә ятарга туры килә .
Ләкин Фәнис Яруллин батыр була. Ул бирешми. Югары белем ала. Язучы булып эшли башлый. Аның язган әсәрләрен халык бик яратып укый.

7) Укучы:
Табигать ул үзен яклый алмый,
Үч тә ала алмый кешедән.
Ул бары тик рәнҗи генә ала,
Куркыйк шушы рәнҗеш төшүдән.

Рәнҗемәсен безгә очар кошлар,
Рәнҗемәсен күлләр,урманнар.
Рәнҗемәсен кояш, җир һәм күкләр,
Рәнҗемәсен безгә ал таңнар.

«Эзләнүле эш”бите
Тема: «Фәнис Яруллин – шагыйрь, әкиятләр, хикәяләр һәм пьесалар язучы».
Эзләнү өчен сораулар:
1.Кайсы елда туган?_____________________________(1938)
2. ___________(Баулы)_районы ______________(Кызылъяр) авылында дөньяга килә.
Балачагы:
3.Гаиләдә ничә бала булган____(6)
4.Кайда белем ала__________________________(туган ягында)
5.Кайчан шигырьләр яза башлый______________(мәктәптә укыганда)
Иҗаты:
6.20яшендә имгәнеп,хәрәкәтсез калуы аны нәрсә эшләргә этәрә________________________(язучылык эшен башлый)

7 Аның әкиятләре,шигырьләре нинди булырга өйрәтә?
-мәрхәмәтле ,кешелекле,ярдәмчел ,тугры ,дус булырга,ялганламаска,әнине хөрмәтләргә....
-
8 Кешеләрдә нинди сыйфатларны яратмый_(ялганлау)____________________________________________
_____________________________________________________________

9 Кешеләрдә нинди сыйфатларны ярата (гаделлекне)____________________________________________________________________
10Кайсы артык?(артык сүзне сызарга)
Ул нинди характерлы кеше була?
Батыр, түземле, нык ихтыярлы, артык җитди, белемгә омтылучан,сәяхәт итәргә яраткан, шаян, тырыш, кыюсыз,туры сүзле
11Фәнис Яруллинның кайсы сыйфатын мин үземдә булдырыр идем (нык ихтыярлы)
______________________________________________________________
«Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән.Көчле рухлылар гына максатларына ирешәләр.Түземлеләр генә бәхеткә лаек»
Фәнис Яруллин

«Эзләнүле эш”бите
Тема: «Фәнис Яруллин – шагыйрь, әкиятләр, хикәяләр һәм пьесалар язучы».
Эзләнү өчен сораулар:
1Кайсы елда туган____________________________
2 ____________ районы ______________ авылында дөньяга килә.
Балачагы:
3Гаиләдә ничә бала булган_______________
4Кайда белем ала____________________________________________
5Кайчан шигырьләр яза башлый______________________________

Олы тормышы:
6.20яшендә имгәнеп,хәрәкәтсез калуы аны нәрсә эшләргә этәрә___________________________________________________________--

7Аның әкиятләре,шигырьләре нинди булырга өйрәтә?

8Кешеләрдә нинди сыйфатларны яратмый?____________________________________________

9Кешеләрдә нинди сыйфатларны ярата? ____________________________
10Кайсы артык?(артык сүзне сызарга)
Ул нинди характерлы кеше була?
Батыр, түземле, нык ихтыярлы,артык җитди, белемгә омтылучан,сәяхәт итәргә яраткан, шаян, тырыш, кыюсыз,туры сүзле
11Фәнис Яруллинның кайсы сыйфатын мин үземдә булдырыр идем ? _________
___________________________________________________________

«Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән.Көчле рухлылар гына максатларына ирешәләр.Түземлеләр генә бәхеткә лаек»
Фәнис Яруллин


Категория: Блоги | Добавил: равиля
Просмотров: 314 | Загрузок: 5 | Рейтинг: 0.0/0

Понравился материал? Оставьте свой комментарий ;)
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Каталог

Я - Учитель!


Конкурсы
XIV Всероссийский творческий конкурс "Птицы большие и маленькие"
XIV Всероссийский творческий конкурс "Мастер на все руки"
XXI Всероссийском конкурсе профессионального мастерства "Педагог-профессионал: от идеи к практике"
VI Всероссийский творческий конкурс "Весна шагает по планете"
XI Всероссийский творческий конкурс "Космический калейдоскоп"
X Всероссийский творческий конкурс "Светлая Пасха"
XII Всероссийский творческий конкурс "Цветочная симфония"
XI Всероссийский творческий конкурс про животных "Дикие, домашние и очень-очень важные"


© 2012 - 2024 Международное сообщество педагогов "Я - Учитель!"

Я - Учитель!
------------------------------
О проекте
.............................................
Обратная связь
.............................................
Отзывы о сообществе
.............................................
Баннеры, награды
.............................................
Образовательные сайты
.............................................
Реклама на сайте



Яндекс.Метрика

Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-54568 от 21.06.2013г. выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (РОСКОМНАДЗОР).
Соучредители: ИП Львова Е.С., Власова Н.В.
Главный редактор: Львова Елена Сергеевна
info@pochemu4ka.ru
Тел. 89277797310
Информация на сайте обновлена: 27.04.2024

Сайт для учителей, воспитателей и педагогических работников.

Все права на материалы сайта охраняются в соответствии с законодательством РФ, в том числе законом РФ «Об авторском праве и смежных правах». Любое использование материалов с сайта запрещено без письменного разрешения администрации сайта.


Опубликовать разработку
................................................
Получить свидетельство
................................................
Создать портфолио
................................................
Создать блог
................................................

Партнеры сообщества:
---------------------------------
Конкурсы Рунета
.................................................
Детский портал "ПочемуЧка"
.................................................
Конкурсы "Любознайка"
.................................................
Мастерилкино
.................................................
ПедБлог