Сегодня: 04.05.2024
6+
Регистрация
Вход на сайт


Главная » Методическая копилка » Блоги


Монтаж на выпускной

СКАЧАТЬ (22.3 Kb) 06.10.2023, 21:34
Рахимуллина Римма Валерьевна
воспитатель, МБДОУ "Детский сад с.Вахитово"
Тәрбияче.
Күңелле дә, ямансу да,сере нәрсәдә моның?
Бакчабыз бала очыра, Истәлекле көн бүген.
Балаларны залга чакырыйк Кул чабып каршы алыйк
Бакча белән хушлашу бәйрәмен Башлап жибәрик.
(Балалар музыка астында залга керә)
Тәрбияче.
Хаерле көн, саумы сез, сиздермичә вакыт тиз үтә.
Бүген сөекле балаларыбыз бакчабыздан мәктәпкә китә.
Сез, балалар – минем чәчәкләрем, сез, балалар – минем гөлләрем.
Сез бит минем үткән гөмер түгел, мәңге истә калыр көннәрем.
Олы бәйрәм бүген бездә, зурлар инде күбегез.
Бакча белән хушлашасыз, бүген соңгы көнегез.

Башлыйк әле көттермичә, бакчабызда тантана.
Өйдә кунак көткән кебек, Һәрбер бала шатлана.
Шатлыклы да бүген, моңсу, күңелләр сыкрап тора.
Бакча белән хушлашырга балалар әзер тора.

Мы рады приветствовать всех в этом зале,
В красивом, любимом, уютном саду.
Как жаль, что так время летит быстротечно.
И скоро с друзьями я в школу пойду.

Здесь дом наш второй, где с улыбкой встречают,
По имени ласково всех величают,
За мелкие шалости быстро прощают,
Вкусняшками разными нас угощают.

Без уйныйбыз да укыйбыз, без биибез дә җырлыйбыз.
Без язабыз да саныйбыз, без ашыйбыз да йоклыйбыз.
Без барабыз, без кайтабыз, без торабыз да ятабыз.
Без көләбез, шаярабыз, бакчабызны яратабыз.
Җыр “Балалар бакчасы”
Күңелле дә, күңелсез дә... Хәлемне белмиләр шул.
Китмәс идем, зур балалар бакчага йөрмиләр шул.
Гел карап торырмын инде шушы бакча ягына.
Нигә укытмыйлар икән безне бакчада гына?!

Сау бул инде, гүзәл бакча,безнең җылы оябыз.
Синдә үсеп канат ярдык,инде юлга чыгабыз.

Гөлләр булып сибелербез,су булып түгелербез,
Кошлар булып очып китеп,офыкка күмелербез

Алып менәр йолдызларга монда үскән канатлар.
Йолдызлардан тезәрбез без барыр юлга маяклар.

Бакча белән хушлашабыз,җиде яшь тулды безгә.
Мәктәпкә белем алырга барабыз инде көзгә.
Без зур булып үстек инде килгән идек бирегә
Өйрәнеп кенә килгәндә яңа тәпи йөрергә.

(Җырның ахыргы проигрыш вакытында круг әйләнеп
чәчәкләр алып киләләр)
Сабый чагым хәтеремдә: әни җитәкләп керде,
Тәрбияче апабызга безне ышанып бирде.

Өйрәтте безне апалар кашык тотып ашарга,
Укырга, рәсем ясарга, төрле санны кушарга.

Спорт белән шөгелләнергә, киенеп – чишенергә,
Дус-тату аралашырга, табигатьне сөяргә.

Көйсезләнсәк, еласак та,Сез гел сабыр булдыгыз.
Безнең баштан сыйпап тордыСезнең йомшак кулыгыз.

Рәхмәт барлык апаларга безне яраткан өчен.
Үз балаларыдай күреп һәрчак кайгырткан өчен.

Безнең төрле вакыт булды: тыңламадык, шаярдык.
Сезгә борчу китергәнне без әле аңламадык.

Авыр алмагыз күңелгә, апайлар, кичерегез!
Сез бит хөрмәткә лаеклы, гүзәл кешеләребез!

Барлык безнең апаларга рәхмәт әйтәсе килә.
Шушы гүзәл чәчәкләрне бүләк итәсе килә.

Кабул итегез, апайлар, шушы чәчәк бәйләмен.
Мәңгелеккә истә калсын чыгарылыш бәйрәме!

(Под музыку чәчәкләрне тапшыралар, урыннарына басалар)
Ак кәгазьдәй сабый кунеленә
Язмышларны башлап яздыгыз.
Өмет тулы купме күзләргә сез,
Яшәү чаткылары салдыгыз.

Сабыр да сез, гади, кешелекле.
Кылган эшегез – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр,
Бәхетегез булсын гөмерлек.
“Сез иң гүзэл кеше икэнсез”
Бакча безне бик күпкә өйрәтте,
Өйрәтте чын кеше булырга.
Безнен кебек сабыйлар өчен дә,
Һәрчак үрнәк булып калырга.

Бу дөньяда ничек яшәсәң дә,
Агымсудай вакыт тиз үтә.
Дусларыбызны да онытмабыз,
Татулыкка җирдә ни җитә.

Төрле һөнәрләргә ия булдык, алда әле бик күп хыяллар.
Нык тырышып укысак та бәлки, алар чынга ашып куярлар.
Җыр “Хыяллар”
Туйганчы уйнар идем дә, минем шул вакытым тар.
Иртәгә “бишле” алырга мәктәпкә барасы бар.

Әтәчебез сизәр микән – бик иртә торасы бар.
Сез дә озак йокламагыз – мәктәпкә барасы бар.

Киләчәктә Туган илдә зур юллар саласы бар,
Ә хәзергә, соңламыйча, мәктәпкә барасы бар.

Мәктәп – белем учагы бит, гыйлем дөньясы да ул.
Менә без дә үсеп җиттек, мәктәпкә барабыз шул.

Алда көтә дәресләр, китаплар, көндәлекләр.
Төрле-төрле билгеләр, шау-шулы тәнәфесләр.
Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
Тәрбияче:
Мәктәпләр дә матурланыр, нурлар сибеп таң аткач.
Бик күңелле булыр сезгә, китап белән очрашкач.

Мәктәпләрне бәйрәмнәрдә гөлләр белән бизәрсез,
Укырга да, санарга да, язарга өйрәнерсез.

Балалар:
Мәктәп – белемнең башкаласы ул,
Шуннан башлана без барасы юл.

Һәрбер фән безгә белем ачкычы,
Һәр сыйныф исә гыйлем баскычы.

Шуннан юл сала һәркем үзенә.
Тап төшермәбез мәктәп йөзенә.

Сау булыгыз уенчыклар,машиналар, курчаклар.
Бездән соң килгән балалар,сезнең белән уйнарлар.

Сау булыгыз апалар,сез үткәргән шөгельләр,
Безгә биргән киңәшләр мәңге истә калырлар.

Сау бул яраткан бакчам,синдә үтте сабый чак.
Мине мәктәп каршы ала – мин укучы булачак.
Җыр “Сау бул бакчабыз”
Кая илтер, кая алып барыр
Бу катлаулы тормыш юллары.
Матур бер җыр булып калсын иде
Күңелләрдә бакча еллары...


Категория: Блоги | Добавил: Koyashkai
Просмотров: 95 | Загрузок: 1 | Рейтинг: 0.0/0

Понравился материал? Оставьте свой комментарий ;)
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Каталог

Я - Учитель!


Конкурсы
XVI Всероссийский творческий конкурс "Прекрасные цветы"
Всероссийский творческий конкурс "Цветущая весна"
VII Всероссийский творческий конкурс "Удивительный мир насекомых"
XVI Всероссийский творческий конкурс "Умелые ручки"
X Всероссийский творческий конкурс "Великая Победа!"
VII Всероссийский творческий конкурс "Наш любимый пластилин!"
IX Всероссийский творческий конкурс "Животные забавные - они такие славные!"
XXXII Всероссийский конкурс профессионального мастерства педагогов "Призвание"
X Всероссийский творческий конкурс "Светлая Пасха"


© 2012 - 2024 Международное сообщество педагогов "Я - Учитель!"

Я - Учитель!
------------------------------
О проекте
.............................................
Обратная связь
.............................................
Отзывы о сообществе
.............................................
Баннеры, награды
.............................................
Образовательные сайты
.............................................
Реклама на сайте



Яндекс.Метрика

Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-54568 от 21.06.2013г. выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (РОСКОМНАДЗОР).
Соучредители: ИП Львова Е.С., Власова Н.В.
Главный редактор: Львова Елена Сергеевна
info@pochemu4ka.ru
Тел. 89277797310
Информация на сайте обновлена: 04.05.2024

Сайт для учителей, воспитателей и педагогических работников.

Все права на материалы сайта охраняются в соответствии с законодательством РФ, в том числе законом РФ «Об авторском праве и смежных правах». Любое использование материалов с сайта запрещено без письменного разрешения администрации сайта.


Опубликовать разработку
................................................
Получить свидетельство
................................................
Создать портфолио
................................................
Создать блог
................................................

Партнеры сообщества:
---------------------------------
Конкурсы Рунета
.................................................
Детский портал "ПочемуЧка"
.................................................
Конкурсы "Любознайка"
.................................................
Мастерилкино
.................................................
ПедБлог